ИРЕНЛӘШТЕРҮ ф. лингв. Кайбер авазларны әйткәндә, иреннәрне алга таба сузып түгәрәкләү, бөрештерү, иреннәрне түгәрәкләп авазлар әйтү, лабиальләштерү. Аның буенча сүзнең беренче иҗегендәге [о], [ө] авазлары калган иҗекләрдәге кыска сузыкларны иренләштерәләр, һәм алар [о], [ө] булып әйтеләләр һәм ишетеләләр. Ш.Асылгәрәев. Барлык бу иренләштерү очракларын бер кагыйдәгә берләштерү уңайлы. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә