ИРЕН и. Авыз куышлыгын астан һәм өстән җыеп торган, хәрәкәтчән, итләч мускуллы тукыма (авызны ачу, ябу өчен хезмәт итә). Хәйдәр аның ничектер үзалдына балкып, елмаеп торган күзләреннән, кан тамырыдай алсу иреннәреннән күзен ала алмыйча, тыгыз кечкенә кулын бик рәхәтләнеп кысты. Г.Бәширов. --- берданка атуга ярылып китеп, Илдарның уч төбен чәрдәкләде, Фәритнең өске ирененә мәңгелек җөй ясап калдырды. Г.Гобәй. Максимов аңа каты гына бәрелеп алды да, иренен кысып, өстәл өстенә текәлеп туктады. Х.Сарьян ◊ Иренгә ирен Бер-береңә бик якын утырып, яшерен (серләшү, сөйләшү турында). Иренгә сөртерлек Бик аз күләмдә, җитәрлек түгел. – Сезнең бу тирес җирнең ирененә сөртергә дә җитми, – диделәр. Г.Гобәй. Ирен генә тидерү Татып карау. Ирен дә кыймылдатмау Бернәрсә дә әйтмәү, эндәшмәү; җавап кайтармау. Иренендә (ирененнән) ана (ими) сөте кипмәгән кимс. Дөнья күрмәгән, ана куеныннан чыкмаган; яшь, тәҗрибәсез. Ат азгыны тайга иярә, дигәндәй, Фәхри дә, җитмәсә тагын, сакаллы башы белән шул иреннәреннән сөте кипмәгән малайны яклап тора. Г.Ибраһимов. Өйләнешкәндә унсигез дә тулмаган иде әле үзләренә. Нурдидә бер дә өнәмәде бу эшне. – Торалырсыз микән, ай-һай?.. Ир буласы кешенең ирененнән ими сөте дә кипмәгән ---, – дигән иде. С.Сөләйманова. Ирен тешләү 1) Дәшмәү, дәшмәс булу, бер сүз дә әйтмәү. Ул, аскы иренен тешләп, калын кашларын җыерып, бер сүз дә әйтмичә басып тора иде. А.Шамов; 2) Үз гаебе белән берәр нәрсәдән мәрхүм калганда яки берәр бәхәстә җавапсыз калганда әйтелә. – Әлләки нишләтте? Иреннәрне тешләтте. М.Фәйзи. Ирен турсайту Үпкәләү, ачулану; ризасызлык, канәгатьсезлек яки үпкә белдереп йөз чыту. Мөнирәгә инде бигрәк тә иренен турсайтыбрак йөри иде. Ф.Хөсни. – Шул гынамы? – диде Зиннәт, иренен турсайткан булып. – Минемчә, безгә җитдирәк сөйләшергә дә вакыттыр. Р.Кәрами. Диңгез буенда ике атна бергә ял иткән чор эчендә иркенлеккә өйрәнгән Эльвираның ирене турсайган иде… М.Маликова. Ирен чылату Бераз гына исерткеч эчемлек эчү. Бөтен гомере буена – очрашу вакытларында, бергә утырып ирен чылаткан чакларда, --- һәрвакыт, һәр урында, очынып, дөньяның катлаулылыгына хәйран калып яши белә иде ул. Ф.Хөсни |