ИРЕКСЕЗЛӘ’Ү ф. 1. Үз ихтыярына куймау; көчләү; ирексезләп эшләтү, мәҗбүр итү. – Шофёрлар риза була икән, барсыннар. Гафу итәсез, Каюм абый, ирексезли алмыйм. Аннары техник кагыйдәләрне үзем үк бозарга кушкан булам ич, – [диде Мансур]. М.Хәбибуллин. – Мин сине алырга дип кайтканыем, – диде Сәетҗан. – Барырсың, карарсың, дигәнием. Ошаса, кала мәктәбенә керерсең, ошамаса, мин сине ирексезләмәм. М.Маликова. Гөлгенәнең дәресен дә әзерлисе килмәгән чаклары бар иде. Ләкин аны ирексезләргә ярамаганын, --- вакытында аңлый алдым... Ә.Сафиуллин

2. ирексезләп рәв. мәгъ. Үз теләгеннән башка, мәҗбүр итеп, көчләп. Юк, егет Гөлбануның колагына «яратам» кебек сүзләр дә пышылдамады, ирексезләп көчләмәде дә. С.Зартдинов. …Яратмаган ирне көчләп, ирексезләп тотуның үзенә дә, семьяга да газаптан башка берни дә китермәгәнлеген ул [хатын], ниһаять, аңлаган. Ә.Еники. Кемгә өйләнәсен яки кемгә кияүгә чыгасын һәркем үзе хәл итә. Һәм бер-берсенә гашыйк кешеләргә үз фикерен ирексезләп тагарга берәүнең дә хакы юк. Тигез гомер итегез!

Ирексезләп тору Гел, һәрвакыт ирексезләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә