ИРЕКСЕЗДӘН рәв. 1) Теләсә-теләмәсә дә, мәҗбүри рәвештә. Ул белмәде кемгә сөйләргә дә Йөрәгенең әрнеп янганын, Һәм үзенең канлы һөҗүмнәргә Ирексездән генә барганын. Ә.Исхак. Күңелемә аеруча авыр тәэсир калдырганы шул булды: монда һәрнәрсәгә номер сугылган. Ирексездән, хәтеремә киноларда күргән әсирләр килде. Ф.Яруллин. Күренеп тора: Бәһиҗә түтәй артыгын кызмаска, тыелырга тырыша иде, ләкин Әхсәннең кайнарлануы аны ирексездән чыгырыннан чыгара иде. М.Маликова

2) Нәрсә эшләвен үзе дә сизмичә, аңсыз рәвештә; үзе дә теләмичә. Хәйрүш, ирексездән, шушы машина астында калып һәлак булган Дмитрий белән Әхмәтне --- исенә төшерде. М.Хәсәнов. Шулчак аның колагында кемнеңдер көлгән тавышы ишетелгән кебек булды. Нурзидә күңелендә, ирексездән, инде онытылып баручы хатирәләр яңарды... Р.Гыйззәтуллин. Ирексездән, янә кызыксыну биләп алды аны: «Кем икән бу кеше?» Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә