ИРЕКСЕЗ с. 1. 1) Тормышы, эшчәнлеге берәр кешегә яки берәр илгә бәйле, буйсынган; мөстәкыйль булмаган. Ир икәнен оныткан ир ирексез булыр. Мәкаль. Мин кол монда, йортсыз-ирексез, Ирексез һәм илсез – мин үксез. М.Җәлил. Иренең --- таш капчыкта – биек койма, чәнечкеле тимер чыбык артында зинданда калуына, читлектәге кош кебек ирексез булуына ул әле һаман ышанып җитми. Р.Кәрами

2) Мәҗбүр; үз теләгеннән, ихтыярыннан башка эшләргә яки яшәргә тиеш булган. Хәят, теләсә дә, теләмәсә дә, аш ашарга вә намаз укырга ирексез иде. Ф.Әмирхан. Россиядә металлургия --- технология алымнары ягыннан --- артта кала. Аның төп бәласе – теркәлгән крестьяннарның ирексез, мәҗбүри хезмәтеннән файдалану. Россия тарихы. Николай I хакимияте, ирексез кешеләр хезмәтенә таянып, көчле икътисад булдырырга --- өметләнә. Татарстан тарихы

2. рәв. мәгъ. 1) Бәйле, буйсынган хәлдә. Үзалдына уйлаганда ул алгы көнне бик оста сурәтли иде, ләкин аның теле сүзгә бай түгел иде, аеруча матурлап бирә алмады, ирексез үткән тормышның, кара крестьянның --- ачлы-туклы яшәве моментларына тукталды. Г.Ибраһимов. Күрәбез: бу хыянәт татар халкына бик кыйммәткә төште, аның берничә гасыр буена ирексез яшәвенә китерде. Әдәбият

2) Теләмәсә дә, үз теләгеннән башка, мәҗбүри рәвештә. Башлыгыбыз Үтәмеш әфәнде бервакыт, безнең барыбызны җыеп, коралландырып, өсләренә барырга уйласа да, аларның күпме икәнен, үзебезнең көчебез аларны җиңәргә җитәрме икәнлеген ачык белмәгәнгә күрә, ирексез тукталып калырга туры килде. Ф.Әмирхан

3) Үзе дә сизмәстән, аңсыз рәвештә; үзе дә теләмичә, ихтыярсыздан. Тыңладым да мин ирексез яшьлегемне уйладым. Н.Исәнбәт. Бу вакытта аның бер генә минут элек очкынланып торган шомырт кара күзләре ирексез йомылганнар, озынча, алсу йөзе сулып, агарып киткән иде инде. Г.Гобәй

Ирексез баштан к. ирексез көннән. – Ирексез баштан күчмә, – диде ир, сүз юктан сүз ясап. Н.Гыйматдинова. Ирексез көннән Аптыраганнан, һич башка чара булмаудан, мәҗбүри рәвештә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә