ИРЕКЛЕ’ ШИГЫРЬ и. әд. Буыннар, иҗекләр саны төрлечә булган шигырь юлларының аралашып, ритмика һәм интонация ягыннан үзара ярашып, бербөтен ритмик берәмлек тәшкил итүгә нигезләнгән тезмә юллар. Көнбатышта ирекле шигырьне яклап, шуның буенча язып чыгучыларның күпчелеге революциончыл бунтарь, вак буржуа шагыйрьләре булды. Г.Нигъмәти. Ак шигырь дә, ирекле шигырь дә татар әдәбиятында соңгы елларда юктан бар булган, күктән төшкән нәрсәләр түгел. Ирекле шигырьне С.Рәмиевтән, Һ.Такташтан, Ә.Давыдовтан теләсәң күпме табып була. Татар әдәбияты тарихы. Берәүләр Р.Фәйзуллинны татар поэзиясенең шигырь калыпларын җимерүдә --- гаепләргә ашыкса, икенчеләре --- ирекле, ак шигырь үрнәкләре татар поэзиясе өчен чит-ят күренеш түгел, дип, яшь шагыйрьнең кыю эзләнүләрен яклап чикты. Әдәбият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә