ИРЕКЛЕ’ ТЫҢЛАУЧЫ и. Югары уку йортында лекцияләр тыңларга, практик дәресләрдә катнашырга рөхсәт алган, әмма студентлар исемлегенә кертелмәгән һәм аларның хокукларына ия булмаган зат. Ирекле тыңлаучылар? Теләсәләр киләләр дәрескә, теләмәсәләр – юк. Алардан имтихан да таләп ителми. М.Әмир. --- сабакташым, тырай тибеп йөрмәс өчен генә, ирекле тыңлаучы сыйфатында «укып» йөргән. К.Миңлебаев. Шул ук 1874 елны И.Терегулов Казан университетының тарих факультеты лекцияләренә ирекле тыңлаучы булып йөри. Мирас |