ИРЕКЛЕ’ ТӘРҖЕМӘ и. Төп нөсхә (оригинал) белән төгәл туры килми торган, якынча тәрҗемә. --- татар әдәбиятын рус телендә чыгару --- эшенең сыйфатына зыян китерә торган төп факторларның берсе – ирекле тәрҗемә белән мавыгу. Татар әдәбияты тарихы. Тукай ирекле тәрҗемә итте. Ләкин Тукай үзе тәрҗемә иткән шагыйрь алдында беркайчан да бурычлы булып калмады. Казан утлары. Инглиз, француз, алман шагыйрьләреннән ирекле тәрҗемәләр биргән Жуковский кебек, Тукай да Европа һәм рус шигъриятенең аерым үрнәкләрен татар укучысына җиткерә килде. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә