ИРЕКЛЕЛЕК и. кит. 1) Эшне бары тик үз ихтыяры, үз теләге белән эшләргә мөмкинлек. Крестьяннарны кооперативларга берләштерү иреклелек нигезләрендә үткәрелергә тиеш ---. Советлар Союзы Коммунистлар партиясе тарихы. 1815 елда барлык крестьяннарга да «иреклелек эзләп табу»ны тыю турында указ чыгарыла. Россия тарихы 2) Гомуми кагыйдәләрдән, нормалардан, төп нөсхәдән тайпылыш, аларга буйсынмаучанлык. Бу мәсьәләдә аның [Г.Ибраһимовның] «Тәрбия эшендә иреклелек һәм гуманлылык нигезләре» дигән хезмәте игътибарга лаек. Ә.Хуҗиәхмәтов 3) Төрле чикләүләр куелмаган, азат хәл; ни теләсә, шуны эшләргә мөмкинлек. Минем, шушы минуттагы иреклелектән файдаланып, --- сиңа әйтәчәк серләремне --- чишәсем килә. Аң 4) филос. Табигать һәм җәмгыятьнең үсеш кануннарын танып белү нигезендә кешенең үз теләкләрен һәм максатларын тормышка ашыра алу мөмкинлеге. Чын иреклелек ул – танып беленгән зарурлык. М.Абдрахманов |