ИРЕКЛЕ-ИРЕКСЕЗ рәв. 1) Үзе дә сизмәстән, ирексездән (күбесенчә кешенең үз ихтыярына буйсынмаган хисләре турында әйтелә). Кайчагында Рөстәм ирекле-ирексез «ялгышлык иттем бугай» дип куя ---. С.Җәлал. Кайберәүләрнең бугазларыннан ирекле-ирексез: – Улым бәгърем… Нишләдең син?.. Шулай ук безне ялгыз калдырасыңмыни? – дигән тавышлар яңгыравы сулкылдау, үксү өннәренә күмелде. К.Нәҗми

2) Үз теләгеннән башка; мәҗбүри рәвештә. Ирекле-ирексез алар шунда төн уздырырга карар бирделәр. М.Галәү. --- кешеләр дә көндәгечә бар дөньясын онытып көлми, ә ирекле-ирексез генә елмая, Ихтыярның хәленә кергәндәй, тавышсыз гына көлә иде. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә