ИРЕКЛЕ с. 1. 1) Беркемгә дә буйсынмыйча үз ихтыяры белән яши торган, азат. Элек мин хөр фикер йөртергә, үз акылым, үз теләгем белән яшәргә хаксыз бер сәясәтче идем, бүген – идеологик богаулардан арынган ирекле кеше. Ф.Яруллин. Егет – ирекле рухта тәрбия алган, күңелендәге уйларын кеше алдында кычкырып әйтергә дә тартынмый, теләгәнен эшләргә оялмый торган табигать сөючән кеше. М.Әмир. «Йолкыш булсам да, мин – ирекле җан. Ә син – Брежнев һәм аның яраннарының колы», – диде Нәҗип. А.Гыйләҗев

2) Теләгән нәрсәне эшләргә мөмкинлеге яки хокукы булган; бәйсез; мөстәкыйль. Алашалар арасына килеп эләккән тай кебек иде Каләмгөл. Йөгәнне дә, тәртәне дә белмәгән. Ирекле! М.Маликова. Кәрим... Наилә юк инде. Син хәзер – кош кебек ирекле. Сине бернәрсә дә бәйләми… М.Хәсәнов. --- Руссо, тәрбия эшен бозык җәмгыятьтән читтә алып барырга, аны җәмгыятькә бәйсез (ирекле) итәргә кирәк, дип саный иде. Ә.Хуҗиәхмәтов

3) Нәрсәне дә булса эшләргә үз теләге белән алынучы, үз ихтыяры белән тотынучы. Әгәр сугыш башланса, элеккечә барлык ирекле франклардан ополчение җыела. Урта гасырлар тарихы

4) Кемнәрнең дә булса үз теләкләре белән оештырыла торган яки оештырылган. Икенче көнне Зиннәт «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең авыр атлетлар командасы белән Түбән Камага китте. Р.Кәрами. Учреждениедән учреждениегә чабып йөрүләребез шуның белән тәмамланды: кайдадыр безне хәрбигә тартым ирекле оешмага язып кайтардылар. М.Әмир

5) Төрле изүләрдән, коллыктан азат ителгән, хөр. Давылларда туган утлы йөрәкләр без, Без – ирекле илнең батыр яшьләре. Җыр. --- идарә хөкеменнән азат, ирекле булырга теләгән шәхеснең омтылышлары өчен әле реаль мөмкинлекләр юк. Г.Нигъмәти. Татар эшмәкәрләре хуҗа булган мануфактураларның күбесе ирекле ялланган эшчеләр хезмәтенә нигезләнә. Татарстан тарихы

6) Крепостнойлыктан азат булган. --- 1781 елгы дүртенче ревизия мәгълүматы буенча «типтәр» дип аталган ирекле крестьяннарның саны 43656 ир булган. Г.Гобәйдуллин. 1861 елның 19 февраль манифесты игълан ителгәннән соң, крепостной крестьяннар ирекле авыл кешесенә әверелә һәм гражданлык хокукы ала. Татарстан тарихы. 1861 елның 19 февралендә Александр II крепостной хокукны бетерү турындагы манифестка кул куя. Россия коллар иле, хуҗалар иле булудан туктый: аның барлык халкы иреклегә әйләнә. Россия тарихы

7) Әсирлек яки тоткынлык хәлендә, сак астында булмаган; азат. ...Кенәри – читлек кошы. Ә сез – иреклеләр. Ирекле затлар... Р.Мөхәммәдиев

8) Бернинди чикләр куелмаган, закон тарафыннан һәртөрле тоткарлыклар куелмаган, тыелмаган. Тынгысыз еллар бер көе уңайга салынып, ирекле сәүдәгә юл куелгач, ул тагын да иркенрәк тын ала башлаган. М.Әмир. Герценның община социализмын --- тормышка ашыру социалистик тәртипләргә түгел, нәкъ менә капиталистик тәртипләрнең ирекле үсешенә юл ачар иде. Россия тарихы

9) Билгеле кагыйдәләр, калыплар, нормалар белән чикләнмәгән, мәҗбүри булмаган. Бер-ике атна тыныч, ирекле иҗат эше булса, мин бер унлап әсәрне өлгертеп тапшыра алам. М.Җәлил

10) Бернинди чикләрне, киртәләрне белмәгән, кешенең үз иркенә нигезләнгән. «Мәхәббәт физиология»се шигырендә шул ук фикерне үстереп, ирекле мәхәббәт мәсьәләләренә карашын да әйтеп үтәргә ашыга. Г.Нигъмәти. Син дә бит, мәхәббәт ирекле булырга, семьяга бәйләнмәгән булырга тиеш, ди идең… Р.Ишморат. Безнең мәмләкәттә бөтен власть патша кулында, ул – нишләсә дә ирекле. М.Мәһдиев

11) Мөстәкыйль, хөр. Кафелар --- тарихның мәгълүм бер вакыт[ында] ирекле фикер учагы булып яшәгәннәр ---. Г.Гали

12) Теләсә ничек. Аның ирекле рәвештә тузгып дулкынланган чәчләре чем-кара. М.Әмир

13) хим. Икенче бер элемент белән химик кушылмага кермәгән. Ирекле углерод

2. и. мәгъ. 1) Сугыш вакытында, үзе теләп, хәрәкәттәге армиягә кушылучы. Билгеләнгән көнгә рота төзелеп бетә. Ә аңа иреклеләрне язу туктатылмый. Ш.Рәкыйпов. Французлар, немец, инглизләр, эшче-социалистлар, коммунистлар һәм башкалар бик күп илләрдән иреклеләр булып килгәннәр. Ә.Исхак. Айдаровны фронтка алырлармы? Чакырырлар микән? Чакырмасалар, үз теләге белән, ирекле булып китәр ул. Г.Ахунов

2) Нинди дә булса эшкә үз теләге белән алынучы; волонтёр

3) Әсирлек яки тоткынлык хәлендә булмаган; азат кеше. Кемнең соң ирекледән башын тоткынлыкка саласы килсен. М.Әмир. – Көнбатыштан монда килүләренә бер ел тулгач, кызлар да ирекле эшче саналачак. – Хәзер үк иреклене табарга мөмкиндер ич? Т.Әйди

3. рәв. мәгъ. 1) сир. Җиңел, ансат, кыенсынмыйча. Үзен ирекле тоту

2) Үзе теләп, үз ирке белән. Көнбатыш илләреннән ирекле килеп эшләүчеләр, сүз дә юк, сөйкемлерәк, хәвефсезрәк тоела Янгуразга, тик аларга сукмак салуы уңайсыз әлегә. Т.Әйди. Урта мәктәпләрдә, кайбер мәҗбүри уку фәннәре белән беррәттән, күп итеп, ирекле сайланган уку курсларын өйрәнәләр. Ә.Хуҗиәхмәтов. Латыш иреклеләре отряды сугышчысы --- фашистлар кулына эләккәч, --- болай дип язып калдырган ---. Р.Ишморатова

Ирекле баштан Үз иреге, үз теләге белән, кеше мәҗбүр итмичә. Җәйнең шундый матур вакытында иртәдән кичкә кадәр тузан эчендә бөкреңне чыгарып киндер сугып утыру җиңел эш түгел. Апай да ирекле баштан утырмый. Г.Бәширов. – Ничекләр итеп ирекле баштан газиз баламны үги ана кулына җибәрим соң? – диде Салиха апа. М.Маликова. Әллә син генә иреңне үлеп яратасың да, әллә син генә шулай өзелеп көткәнсең дип уйлыйсыңмы? Әллә без ирекле баштан ирләребезне югалтканбызмы? В.Распутин. Ирекле казак к. ирекле кош. Ирекле кош Беркемгә дә буйсынмаган, нинди дә булса чикләүләргә дучар ителмәгән, бәйсез (кеше турында). Ирекле көн Һәртөрле җәбер, көчләүләрдән, коллыктан азат, хөр яшәеш; ирекле тормыш. Ирекле көннән к. ирекле баштан. Көлә генә сөеклем: – Ирекле көннән мин дә кермәс идем дә бит, әнә теге чибәркәйгә кәрт уйнаганда оттырдым… – дигән була. К.Миңлебаев. Разин бөтен Россиядә «ирекле казак» тормышы ясаячагын игълан итә. Г.Гобәйдуллин. Ирекле кую Берәр нәрсә эшләргә юл кую, мөмкинлек бирү, берәр эш эшләүдән тыймау. Мин аны да ике тәүлек буенча шәһәрдә теләгәнчә йөрергә ирекле куйдым. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә