ИРЕК и. 1) Шәхси азатлык, бәйсезлек, хөрлек. [Кәҗәләр] Кыргыйлыгына, үз ирегенә хыянәт итмәгән йорт җанварлары. М.Галиев. Миңлегалим ил өчен, ирек өчен хәленнән килгән бөтен нәрсәне биргән, хәтта ул шушы зур көрәштә аягыннан да мәхрүм калган иде инде. Г.Галиев. Халыкның иреккә сусаганлыгын, әллә кайсы кара заманнарда да азатлык хыялы белән яшәвен --- «Хәйләкәр Дәлилә», --- һ.б. әсәрләрдә дә күрергә мөмкин. Әдәбият 2) Тоткынлыкта, сак астында булмау хәле. Шыксыз нәрсә икән ул «төрмә» дигәннәре... Нигә соң иректә вакытта монда эләкмәү чарасын күрмәдем икән, дип уфтана, үкенә башладым. М.Хәсәнов. Анастасия белән яши башлагач, яшь патша --- киң күңеллелек күрсәтергә теләпме, зинданга япкан кайбер кенәзләргә ирек бирде... М.Хәбибуллин. «Кошчык ---, – дип уйлап куйды Гуськов һич көтмәгәндә. – Мин бит үзем дә биредә кош кебек иректә яши идем». В.Распутин 3) Дәүләт кануннары, карарлары тарафыннан илдә шәхескә бирелгән хокук, мөмкинлек. Славянофиллар Уваров триадасын якларга әзер булалар, ләкин алар «халыкчанлык» төшенчәсенә земский собор, шәхес һәм вөҗдан иреген --- дә кертеп карыйлар. Россия тарихы. Ирек турындагы манифесттан соң поместьеларда төпләнеп калган дворяннар, --- барлык мәсьәләләрне дә өязләрдә генә хәл итү мөмкинлеге алганнар. Бөтендөнья тарихы 4) Билгеле бер сыйныф яки җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси тормышында сәяси яки икътисади изелү, чикләүләр булмау хәле; бәйсезлек, азатлык, хөррият. Кол булырга теләмәгән, Ирек сөйгән халык Күтәрелгән, сәнәкләрен, Балталарын алып. Ә.Исхак 5) тар. Крепостное праводан һәм коллыктан бәйсезлек. Оста Дәүран – хан колы, гәрчә әмир Хаҗи остага ирек бирсә дә, хан бирмәгән икән әле. М.Хәбибуллин. 1803 елда алпавытларга үзләренең крепостнойларын җирсез генә иреккә җибәрергә рөхсәт итә торган --- указ чыга. Татарстан тарихы. Крепостной крестьяннар күңелендә ярсыган ачу аларга вәгъдә ителгән ирек язмышы белән дә бәйле була. Россия тарихы 6) Иркен; беркемгә дә буйсынмыйча, беркемнән дә курыкмыйча яши торган тормыш. Кыр төлкене! Ирек булсын үрдәк-казга! Ш.Бабич 7) Нәрсә дә булса үзеңчә эшләргә, хәл итәргә мөмкинлек. Разведчиклар ишкәкләрне үз ирекләренә калдырдылар һәм, берничә минут үтүгә, ярга килеп туктадылар. Г.Галиев 8) Теләк. Юкса мин, мин, үз иркем, үз саулыгым бар чагында, мондый хәлгә төшмәс идем! Г.Ибраһимов. --- ничек инде үз ирегең белән буран кочагына, ялан кырга чыгып китәргә кирәк? Р.Мөхәммәдиев. Ополчение составына үз ирке белән 3 мең җәяүле һәм 300 атлы сугышчы керә. Татарстан тарихы 9) Ихтыяр; көч. Уй иркенә бирелгән Тимер, сискәнеп, беркавым телгә килә алмыйча торды. М.Хәсәнов. Көннәрнең көз иркенә бирешкән мәле. Ф.Сафин. Авыр сагыш баса аны [Локман картны], күңелендә аның моңсу тынлык урнаша, ялкау гына уйлана ул, уйлана... Һәм, ихтыярсыздан, татлы-газаплы истәлекләр иркенә бирелә... Ә.Еники 10) иркегез, иркең тарт. форм. «Ничек телисез, шулай эшли аласыз, сезнең карамакта, сезнең ихтыярда» дигән мәгънәдә 11) иркендә форм. Буйсынуда, карамагында, хакимлегендә. Яз янгыны җиргә кабынганчы, Җил иркендә калды урамнар. Һ.Такташ 12) күч. Саф, ачык һава, ачык җир. – Уф... үземнең иреккә чыгып һава сулыйсы киләдерие --- уф --- Таш капчыкта көн буе --- Тын алыр хәл юк... – диде әти. М.Маликова ◊ Ирек азаны Инкыйлап башланганын хәбәр итә торган аваз, тавыш. Ирек алу 1) Бәйлелектән, буйсынудан котылу; мөстәкыйль булу. XI гасырдан алып әле немец рыцарьлары, әле швед боярлары, --- тарафыннан тапталган, таланган бу илләр һаман да ирек ала алмаганнар икән! Г.Гобәй; 2) Иркенләү, рәхәтләнү, ләззәтләнү. Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып. Утыралар аяк бөкләп каршы утка, Болар инде тәмләп кенә ашый бутка. Г.Тукай; 3) Ял итеп алу, көч җыю. Балакаем, инде кавырсының яңа гына ката башлаган икән, тагы берничә айлар ирек алсаң, үзеңә бераз көч керер. Әкият; 4) Берәү белән дә, һичбер нәрсә белән дә хисаплашмыйча, үзенчә эшләү; берәр нәрсәдә арттырып җибәрү, артыгын кылану. Ирек ачу Вакытны күңелле үткәрү, ял итү, иреккә чыгып хозурлану, рәхәтләнү. --- бай балалары, һич булмаса, аталары Эрбет яки Минзәлә ярминкәсенә киткәч, ирек ачалар яисә үзләре --- дус-ишләре белән очрашып күңел ачалар... Ш.Мөхәммәдев. Ирек бирү Нәрсә булса да эшләргә мөмкинлек бирү, рөхсәт итү, нәрсә булса да эшләүдән тыймау. Бөтен палатаны берьюлы кочаклап алырга җыенган күк, үзенең хисләренә ирек биргән кыз ананы малаеннан читкәрәк кысрыклады. Ф.Яруллин. Кузьма Клаваны төрле сүзләр белән мыскыл итеп, кулына ирек бирә башлагач, араларына кердем. М.Хәсәнов. Иреккә чыгу 1) Авыр, кысан тормыштан котылу. Кысан, җитешсез тормыштан кинәт иреккә чыккан хатын-кызның күңеле әйле-шәйле яңа фикерләр белән тула. А.Гыйләҗев; 2) Теләсә ни эшләргә мөмкинлек алу. Ирек кую к. ирек бирү. Хәер, ирек куйсаң сөйри дә сөйри бирә инде ул андый көчекләр... Р.Төхфәтуллин. --- ат еш-еш сулу ала, ара-тирә хәлсез генә пошкырып куя, --- Хөҗҗәт аны куаламый, атка ирек куя. Г.Галиев |