ИРЕГҮ ф. 1) Гел бер нәрсә эшләүдән, бертөрле торудан, бертөрлелектән яки эшсезлектән тую, ялыгу, бизү. --- бөтен күңел ачу һәм күңелгә мәгънәви азык бирү теләкләре шушы мәҗлесләрдә үтәлә; җүләрләр бер Мортаза байга гына түгел, бәлки, бөтен иреккән байларга күңел ачу өчен корал хезмәтен үтиләр: кәмит булалар ---. М.Галәү

2) Иренү, ялкаулану. Мин сөямен ирекне, ирекне, Хезмәт итәм ирекми, ирекми. Г.Камал

3) диал. Сагыну, юксыну. Атымны җибәрдем имәнсәргә, Кайтмам, җаным-бәгърем, ирексәң дә. Җыр. Урам капкасын ачып, ишегалларына керүгә, аның күкрәгенә эте Тарзан сикерде. – Һе, дускай, иректеңмени? – диде Абдулла, этнең сыртыннан сыйпап. Э.Касыймов

Ирегә башлау Ирегү хәле сизелү

Ирегеп бетү Бик нык ирегү, тәмам, бөтенләй ирегү. Ул бит инде айдан артык ятып тәмам ирегеп беткән, шифаханәдән күптән чыгасы килә башлаган. Г.Бәширов

Ирегеп яту Озак вакытлар дәвамында ирегү. --- кышын җылы абзарда ирегеп яткан яшь бозауны ишегалдына беренче чыгарганда сак булырга кирәк ---. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә