ИР-ЕГЕТЛЕК и. Ир булу, егет булу, ир-егет булу. Ничек дип әйтим, мин күргәннәрендә, белгәннәрендә мөстәкыйльлек, ир-егетлек җитеп бетми, «кызның егете» дип түгел, үземне «егетнең кызы» дип әйттерәсем килә. Р.Гаташ. Ир-егетлек – ул сөюнең тәмен татуда һәм аның өчен җаваплылыкны үз җилкәңә алуда да. М.Маликова. Иптәшләрем йокыга киткәч, юыну бүлмәсенә кереп, комбинезонны кидем. Көзгегә карыйм. Ир-егетлек билгеләре җитеп бетми. М.Юныс |