ИР-ЕГЕТ и. 1) к. ир-ат. Моңарчы Сәхиянең ир-егетләр йөзенә күтәрелеп караганы юк, аның өчен ир-ат һәммәсе бер төсле булып күренә иде ---. Ф.Яруллин. Алар яшендә инде мин, буй җиткән генә түгел, акыл җыйган ир-егет идем. Х.Сарьян. Бер ир-егет читтән генә мине күзәтә иде. М.Кәбиров. Авылдан ир-егетләр китеп бетте. М.Хуҗин

2) Булдыклы, батыр, зур эшләргә сәләтле, гайрәтле ирләр. Ир-егетнең асылы ил эшендә танылыр. Мәкаль. Утта янмас, суга батмас Ир-егетнең сөяге. Җыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә