ИРДӘҮКӘЛӘНҮ ф. Үз-үзен ирләр кебек тота башлау; тупаслану. – Ничек... шундый булды соң ул хатын? – дип сорады Рамилә ---. – Ирдәүкәләнгән, дисеңме? Үзе шулай тели. Егет булу – иң зур дәрәҗә бит ул. М.Маликова. Ни гомер тату яшәгән ир белән хатынның, минем ат белән мавыгуым аркасында, ничә тапкыр сүзгә килгәннәрен хәтерлим. Әни, кып-кыска итеп: «Ирдәүкәләнмә!» – ди торган иде. Д.Гайнетдинова

Ирдәүкәләнә бару Торган саен ныграк ирдәүкәләнү; ирдәүкәләнүе акрынлап арту

Ирдәүкәләнә башлау Ирдәүкәлек билгеләре сизелү

Ирдәүкәләнеп бетү Тәмам, бөтенләй ирдәүкәләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә