ИРДӘҮКӘ и. шелт. 1. 1) Үзен ирләр кебек тотарга, ирләр арасында булырга яратучы, ир табигатьле хатын. Андый хатыннар, заманга иярүне ялгыш аңлап, аякларына итек киеп, тәмәке тартып, ирдәүкә булырга тырышалар. Г.Кутуй. «Ах явыз! Ах ыштансыз марҗа! Ирдәүкә! Әләкче! Саескан!» – дип тиргәде Наиләне Сабит. А.Гыйләҗев. Ирдәүкәсен ирдәүкә, ә бит ул – хатын-кыз, җитмәсә, бер тапкыр да, берәүдән дә сөелмәгән, --- кыз бала. М.Хәбибуллин 2) гади с. Ике җенесле; кызтәкә; гермафродит. – Ирдәүкә? Моны ничек аңларга кушасың, Оксана? Оксана Женяга үтергеч караш ташлады: – Ирдәүкәнең кем икәнен белмисеңмени? Ни егет түгел, ни кыз түгел ---. Ф.Яруллин 2. 1) с. мәгъ. Үзен ирләр кебек тотарга, ирләр арасында булырга яратучы, ир табигатьле. Ә картлык көнендә ниндидер ирдәүкә кызга [серне] ачып бирә язды. М.Хәбибуллин. Авылда карунның бәбәген чукырлык бердәнбер кыю хатын-кыз – ирдәүкә Һашия генә, аның кушаматы да Кара Карга иде. Н.Гыйматдинова. Кешегә кирәккәндә, Ташлыярның ирдәүкә кызы ярдәмен кызганмый иде. Д.Гайнетдинова 2) к. иргәсәр. Хатын-кызлар --- Мәдинәне яратмыйлар: «Шадра шайтан, ирдәүкә, кыланчык, ир-ат күңелен аздырып кайнаша...» – дип, аның гайбәтен саталар иде. Ш.Камал |