ИРГА и. монг. бот. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан, шомыртка охшаш тәлгәшле, каракучкыл зәңгәр куныклы баллы җимеш бирә торган үсемлек; ыргай; дүңкәл. Алмагачлар, чия, груша, ирга, сливалар шау чәчәктә утырганда, төньяктан салкын җил исә, төнен кырау төшкәли. К.Тәхау. Татарстан Республикасында груша, шулай ук ирга да кыргый хәлдә очрамый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |