ИРӘЮ ф. диал. 1) Зур булып үсү, зураю. Иртә ирәймәсен икән бу малайлар. Б.Камалов. Малайларның язмышларын үз кулларына төшерүгә куанган җилләр һәм дулкыннар тагын да ирәйделәр, көчәйделәр. Г.Мөхәммәтшин

2) күч. Масаю, үзен зурга кую, эреләнү; мактану. – Минем трактор шәбрәк, – дип ирәйде кинәт Хәйдәр. А.Гыйләҗев. Башта кызкай оланны яшьсенде, баласынды, шуңа күрә бераз ирәйде, ---. М.Хәбибуллин. – Кызма, – диде эчтән генә үз-үзенә. – Сабыр бул. --- [Ирләр] дөрес сүз сөйләп кинәнсеннәр, үзләрен хатын-кыздан өстен куеп ирәйсеннәр. М.Маликова

Ирәеп алу Кыска гына вакытка, аз гына ирәю

Ирәеп китү Ниндидер бер сәбәптән, эш-хәлдән яки кинәт ирәю. Отряд җыелышына укытучылар керми башлагач, кайсыбер малайлар ирәеп китте. Г.Мөхәммәтшин. --- Түри бабай салмак кына ялгап китте: – Дөрес эшлисең, Кәрим энем, карабрак торырга кирәк малайларны, бик ирәеп китеп, ат караклары кебек бозылып китмәсеннәр. З.Зәйнуллин. Яшьләй ирәеп китүенә ояла Рәхми. Ирек мәйданы

Ирәеп кую Кинәт бераз ирәю. – Сәлам сезгә, каләм әһелләре! Бу игътибарга мин хәтта бераз ирәеп куйдым. А.Тимергалин

Ирәя бару Торган саен ныграк ирәю

Ирәя башлау Ирәергә тотыну

Ирәя төшү Бераз, берникадәр ирәю. – Ә мин бабаларымнан, Чирмешәннән утырмадан кайтып киләм, – диде кыз, ирәя төшеп. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә