ИРӘН и. иск. 1) дини Аллага якын, изге кеше. Изге ирәннәрнең сөякләре өстендә кәҗә йөртү һичбер килешә торган эш түгел. К.Нәҗми // Күзгә әледән-әле күренеп, бәхетсезлеккә очраганнарга ярдәм итүче изге рух. Йотты офык тамагы Тәпиләгән ирәнне. Г.Сәлим 2) Сугышчы ир-ат. Инде лә тәүлек, әй сугыш булды, Чангы өчен каты орыш булды. Күп ирәнләр йауда үлеп калды... Дастан. Ниһаять, утырып беттеләр. Түргә, ханга якын булып, дәүләтнең иң шөһрәтле, дәрәҗәле ирәннәре урнашты. Р.Зәйдулла 3) күч. Ил башы. Туры әйткән ил алдында ирән булган. Мәкаль |