ИР-АТСЫЗ с. 1. 1) Ир кешесез, ир-ат булмаган. Шуның өстенә, акча күреп өйрәнмәгән авыл хатынын акчасы да кызыктыра, ир-атсыз өйдә кирәк-ярак төпсез кое кебек. Ф.Хөсни. Ир-атсыз өйдә кояшлы көндә дә эңгер булыр. М.Хәсәнов

2) Ире (3 мәгъ.) булмаган. --- әни мине иңбашымнан кочып алды да: «Тагын ат булмады бит, улым! Ир-атсыз кешене шулай мыскыл итәләр инде аны», – дип, үксеп җылап җибәрде. Г.Галиев

2. рәв. мәгъ. Ирләрдән башка, ир-аттан башка. Түбән очлар, аңлый идек: Мәүлиха түтиләр ир-атсыз яши алачак түгел, кыш уртасында суыкка ябышып катачаклар. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә