ИР-АТ җый. и. Гомумән ирләр, ир җенесендәге кешеләр. Ир-атның күзеннән кача белергә кирәк. К.Нәҗми. --- сугышчан манёврны бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан ук уйлап килгән шома егет – ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр фронтында Луциустан чагыштыргысыз зирәгрәк. М.Маликова. Урам уртасына чыгарып куелган кечкенә ялангач өстәл тирәсен бик күп халык сырып алган: ир-ат, хатын-кыз, карт-коры, яшь-җилкенчәк, бала-чага – һәммәсе дә шул тирәдә урала. М.Әмир |