ИРАНЛЫ и. 1. Иранда яши торган төп халык һәм шул халыкның бер вәкиле. Икенче бер җирдә каракүл очлы бүрек кигән озын иранлы алдына тезеп куйган бик матур паласлар сата ---. Г.Гобәйдуллин. Япон-кытай, мадьяр-немец, румын-поляк тоткыннары, иранлылар, әфганлылар – үз иләреннән хәбәр ала алмаган коллар – Акташ зонасыннан терек суы – хатлар салып торган хатын-кызларга үлгәнче рәхмәтле булганнардыр, дип уйлыйм. А.Гыйләҗев. Г.Гобәйдуллин татарлар, --- иранлылыр, --- болгарлар тарихы буенча күп хезмәт язды. С.Алишев

2. с. мәгъ. Чыгышы белән Иран халкыннан булган. Иранлы шагыйрь



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә