ИР и. 1. 1) Аерым бер сыйфатларга, табигый үзенчәлекләргә ия буларак, хатын-кыз затына капма-каршы җенестәге кеше. Хәзер Мансуров каршында канлы сугыш юлларын, --- үткән егерме дүрт яшьлек ир кеше – фронт офицеры утыра иде. Г.Бәширов. Ир гайрәтне тәвәккәлдән ала: я башын сала, я батыр кала. Н.Арсланов. Кәрим абзагыз – иллеләр өстендәге буй-сыны бик төз, бик егәрлекле, чын ир кеше, ир солтаны! Ә.Еники 2) Шул җенеснең малай, үсмер яшеннән үткән кешесе. …Чабаталы ирләр, итекле егетләр, ак --- яулыклы хатыннар, киленнәр, малайлар җыелып, --- карап торалар. Г.Ибраһимов. Арсландай ирләреннән башлап, мыексыз малайларга, буй җиткән кызларга хәтле --- Аланбашны ду китерәләр иде. Г.Бәширов. Алар йорт каршындагы эскәмиягә чыгып утырдылар, ир кесәсеннән тәмәке алып кабызды, тирән итеп суырды. М.Маликова 3) Батыр, гайрәтле, булдыклы, тугры һ.б. уңай сыйфатларга ия булган кеше. Илнең эше ир муенында. Мәкаль. Син чын ир икәнсең 4) Хатынына карата: хатын белән никахта булган, өйләнгән кеше. Иренә сүзсез буйсынырга күнеккән Хәдичә апа урыныннан кузгалды. – Дөнья хәле, дисең... – диде ул әрнеп, иренә карамыйча. – Минем хәлне белмисең. Әнә кешеләр ничек матур торалар. Кешенең хатыны да кадерле... М.Маликова. Гөлбикә самавырын, ашъяулыгын алып бетеп кенә тора иде, ава-түнә ире Җомагыл кайтып керде. Г.Ибраһимов. Иренең ярату-яратмавын хатын-кыз белми булмый. Р.Хафизова 5) ирләр күпл. Ир-ат өчен билгеләнгән, ирләргә (1 мәгъ.) хас нәрсәләр. Ул аз гына вакыт эчендә --- ирләр мәктәбе, кызлар мәктәбе ачып бетергән, кайберләрен ачарга әзерлекләр күргән. Г.Ибраһимов. 1812 елдан гарәп-фарсы кафедрасында 1 нче Казан ирләр гимназиясенең татар теле укытучысы Ибраһим Исхак улы Хәлфин эшли башлый. Татарстан тарихы // Ир-ат өчен тәгаенләнгән нәрсәләр. Ирләр күлмәге. Ирләр хезмәте 5) ирдә у.-в. кил. Кияүгә чыккан хатын-кызга карата кулланыла. Мине сөяргә ярамый, Рәшат! Мин ирле; мин кыз кеше түгел, мин ирдә. Ф.Әмирхан 2. с. мәгъ. күч. Батыр, гайрәтле, кыю йөрәкле; уңган, булдыклы. Ир йөрәкле безнең кызларыбыз ◊ Ир бөлдергеч (бөлдергән) Гаять исрафчан, акча туздыручан, хуҗалыксыз хатын. – Ирне көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын! – дип әйтергә ярата торган иде. Ә.Еники. Ир йөрәк Батыр, кыю, һиммәтле, ирләрчә сабыр холыклы кеше. Үсте ак тормыш белән ул, илдә бер ал гөл булып, Уктай үткен, зур күңелле, ир йөрәк, алгыр булып. М.Фәйзи. Ирләр тастымалы гади с. хур. Төрле ирләр белән чуалырга яратучы хатын. Менә хәзер ирләр тастымалы Гөлсемне алып кайтып куярсың. Ф.Сәйфи-Казанлы. Ирләр якасын иснәмәгән 1) Гыйффәтле кыз; 2) Төрле ирләр белән чуалмаган, никахлы иренә тугры, намуслы хатын. Бәлки, [Эрнаның] ирләр якасын яшьли исни башлавын каплап калу өчен уйлап табылган уйдырма гынадыр әлеге тамаша? Ф.Әмирханов. Ир өстеннән ир тоту к. ир өстеннән йөрү. Нәрсә дисең? Әллә, оялмыйча, югыйсә, миңа ир өстеннән ир тотарга кушасыңмы? Г.Камал. Бүтәннәр ир өстенә ир тота, безнеке кебек кыңгыраулары чылтырамый тагы. Н.Гыйматдинова. Ир өстеннән йөрү Ире була торып, башка ир белән якын мөнәсәбәттә яшәү. Ир талашып, җир талашып Кычкырышып, даулашып, көч-хәл белән (эш башкару турында). Ир уртасы Утыз биш-илле яшьләр арасындагы, урта яшьләрдәге. Төп кода – озын, җирән кеше – ир уртасы гына икән әле. Ә.Еники. Гыйлфанны үзе белмәгән, танымаган кешеләр – кызлар, егетләр, ир уртасы кешеләр уратып алган ---. М.Мәһдиев. Татарлардан чибәр генә егетләр һәм дә ир уртасы кешеләр бар иде. Ш.Камал. Ир хакы Ир кешенең хатыны алдында булган хокукы. «Ә мин – томана. Шуның өстенә йомшаклык. Ир хакы дип, аны жәллим…» – дип уфтанды Сәрдә. Х.Камалов. Ир хакы белән ата хакы нәрсә, беләсеңме шуны? Ә.Фәйзи. Сүзләре йөрәккә яра булса да, ир хакы дип түзде [Зөлфия]. Н.Хәсәнов |