ИПТӘШЛЕК и. 1) Иптәшләрчә булган мөнәсәбәт. Егет булып җиткәч, аның шигырьләре кызлар альбомында истәлек булып калды. Чөнки болар иптәшлек, дуслык, мәхәббәт хакында язылган беренче каләм тибрәтү генә --- иде. Р.Кәрами. Икенче милләт кешесе белән якыннан танышу һәрвакыт мине рухи яктан баетып җибәргәндәй була, күңелдә иптәшлек, туганлык, уртак гражданлык хисләре кузгалуын тоясың. М.Әмир. Дуслык, иптәшлек турында күптән түгел пионер сборында да сөйләшкәннәр иде. Р.Хафизова

2) иптәшлеккә юн. кил. форм. Бергә булу, бергә йөрү; башка кешегә иш, пар. Иренә тугры яшь хатынның ялгызы гына күккә ашасы килми иде. Ул монда да иптәшлеккә ирен сайлады. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә