ИПТӘШЛӘ’РЧӘ рәв. 1. 1) Иптәш итеп, үз итеп, якын итеп. Яшьләр, үзләренең беренче командирларын иптәшләрчә олылап, Тарасовның кулын авырттырганчы кыстылар. К.Нәҗми. Бригада членнары төрлесе төрлечә сыный. Берәүләр дусларча, иптәшләрчә якын итеп, икенчеләр астан гына… Р.Кәрами. Мостафин алдында үзен иркен сизә Идрисов. Чөнки командир үзе сиңа иптәшләрчә тиң итеп карый… Х.Камалов 2) Дус, иптәш кешеләргә хас булганча. Шәүкәтнең нибары бер хаты килде. Ул иптәшләрчә коры гына язылган иде. М.Маликова. – Мужикның бармагы үзенә кәкре булмаганын кайдан табарбыз икән? – дип, иптәшләрчә шаяртып калды Мөхсинов. Ф.Хөсни. Байкучатов үзен чын командирларча таләпчән, ләкин иптәшләрчә гади тоткан Шиһабетдиновка карата күңелендә ниндидер үз итү тойгысы яралуын тойды ---. Т.Әйди 2. с. мәгъ. Иптәш, дус кешеләргә хас. Күбесе гыйшык белдергән, шуның белән бергә, иптәшләрчә сәлам юллап, --- кызыклы хәбәрләр белән таныштырган --- ул хатларда --- заман рухы чәчрәп тора. М.Әмир. Сезгә уңыш теләп, иптәшләрчә сәлам яза Такташ агагыз. Һ.Такташ |