ИПТӘШЛӘ’Р СУДЫ и. тар. Совет чорында, дәүләт судыннан аермалы буларак, коллективта аерым кешеләр арасындагы вак бәхәсләрне, низагларны тикшерә торган һәм җәмәгать шелтәсе бирүгә хокукы булган суд. Иптәшләр судына үзенең йөрәктәге барлык нәрсәләрен ачып салырга, ә менә болай һаман сер саклап йөрергә теләмәде. А.Алиш. Партия оешмасы секретареның тырышлыгы нәтиҗәсендә, иптәшләр суды, бөтен халыкка гыйбрәт булсын дип, авыл клубында оештырылган иде. Ф.Сафин. --- бездән куылган Мортаза, өстерәп диярлек, өенә алып керде. --- Менә иптәшләр суды белән кудырткан идең. Аңар карап әллә ни югалтмадым, --- ди. М.Хәсәнов |