ИПТӘШ и. 1) Эштә, тормышта, дөньяга карашта һ.б.ш. уртак сыйфат булудан якынайган, бергә аралашып яшәгән кеше. Март аенда имтиханга әзерләнеп иптәш кызлары яныннан кайтканда, Ләйләгөл шул таллар яныннан уза иде. М.Мәһдиев. Балачакта кеше ялгызлыкка бигрәк чыдамсыз була, аңа иптәш, уендаш, дус кирәк. М.Маликова. Минем иптәшләремнең дә төрлесе төрле төркемгә кушылып, уртак эшләргә, уртак тормышка катышып киттеләр. Ф.Әмирхан

2) Бер партия (фирка), бер хезмәт коллективы әгъзасы. Хуш, большевик, --- якын, бөек иптәш. Ш.Маннур

3) Шул ук мәгънәдә рәсми рәвештә эндәшү сүзе буларак кулланыла. Иптәшләр, бер тәкъдим бар: колхозны Рөстәм абый исеме белән атарга! Һ.Такташ. Алтын каләм белән көмеш шигырь, Көмеш төсле шигырь яз, иптәш. Г.Афзал

4) тар. Совет җәмгыяте члены, гражданы. Совет председателе нишләп «әфәнде» булсын! «Иптәш» диген! И.Гази

5) Шундый кешенең исем-фамилиясе, профессиясе, дәрәҗәсе алдыннан шул ук мәгънәдә килә. – Иптәш замполит, ул мине өнәп бетерми, – дип, Каракүз сүз кыстырды. Х.Камалов. – Соңгарак калдык, Ильяс иптәш, ачуланмыйсызмы? – диде Артыкбикә. М.Әмир. Штаб башлыгы бүлмәгә кереп: – Атлы элемтәчеләр чыгып китте, иптәш командующий! – диде. Г.Бәширов

6) иск. Рәсми булышчы, урынбасар. «Кармак»ның иптәш нашире З.Дәминов дигән егет тә килде. Ш.Бабич

7) иптәшкә юн. кил. форм. Берәр төрле эш эшләр яки нинди дә булса бер процессны җиңеләйтер өчен дип сайлап алынган дус, иш, компаньон. Фәнүзә, кыш чыгу җиңелрәк булсын дип, иптәшкә Сәрияне кертте. Мәдәни җомга

8) Бер-берсен тулыландырып торган ике әйбер; иш, пар. Ул өстенә --- керләнеп беткән сары майка һәм аңа иптәшкә ике балагының да тез күзләре тишек иске чалбар кигән. Г.Мөхәммәтшин

9) сөйл. Гаиләдә ир яки хатын.. Тормыш иптәше бар, ә менә чын-чыннан «ир» дигәне... анысы инде байтактан юк, дияргә була. М.Маликова. – «Иптәш»ең бармы, дип сорыйм мин синнән. Егет көлеп җибәрде: – Ә-ә, син аны әйтәсең икән! Юк әле, агай, өйләнмәгән әле мин. Н.Әхмәдиев. Минем иптәшем сезнең хатыныгыз белән дус. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә