ИПСЕЗЛӘ’Ү ф. Ипсез хәлгә китерү; җаен җибәрү Ипсезләп бетерү Бөтенләй, тулысынча ипсезләү Ипсезләп кую 1) Көтмәгәндә, уйламаганда яки кинәт ипсезләү 2) Алдан ипсезләү, алдан җаен җибәрү Ипсезләп ташлау Кинәттән яки көтмәстән ипсезләү Ипсезләп тору Һәрвакыт, даими ипсезләү; сөйләү моментында ипсезләү Ипсезли башлау Ипсезләргә тотыну Ипсезли бирү Бернигә дә карамыйча ипсезләвен дәвам итү Ипсезли төшү Бераз, берникадәр ипсезләү |