ИПСЕЗ с. 1. 1) Файдалану өчен уңайсыз, җайсыз. Иркен, якты һәм бай залда үткәргән шатлыклы сәгатьләрдән соң, үзеңнең кысан, күңелсез һәм ипсез бүлмәңә кайткач, бу ияләшкән торагың ошамый башлый. Р.Төхфәтуллин. Кызны палатага кертеп, ипсез тар караватка күтәреп салдылар. М.Маликова. Авылга кайтып җитәргә биш-алты чакрым калганда, юлның бер ипсез урыны бар. С.Зыялы 2) күч. Эш рәте белми торган, булдыксыз; көйсез, холыксыз. Минеке дә китте әнә, бер ипсез катынга йортка керде. М.Хәбибуллин. Теге ипсез бала урындык аягына кармак җебе бәйләгән дә укытучысы утырам дигәндә генә тартып аударган. А.Гыйләҗев 2. рәв. мәгъ. 1) Җайсыз, уңайсыз итеп. Егет аның ипсез утырганын карап торды да: – Бир әле сумкаңны, менә монда бәйлик, --- диде. Ф.Яруллин. Ул коры сөяккә калган карчыкны --- кочаклаган итте, тик бу кочу нигәдер җайсыз, ипсез килеп чыкты. Х.Ибраһимов 2) күч. Көйсезләнеп, капризланып. Югыйсә йомшак кына кагыла ул аңа, җайлап кына эндәшә. Ә төшенә әнә ничек ипсез булып керә. Л.Гыймадиева |