ИППОТЕРАПИ’Я и. гр. Атлар ярдәмендә (нигездә умыртка баганасын) дәвалау. --- баланы даими рәвештә неврология бүлегендә дәвалыйлар, халыкара клиникада тернәкләндерү курслары узалар, йөзү һәм иппотерапия белән шөгыльләнәләр һ.б. Шәһри Казан. Иппотерапия --- бигрәк тә терәк-хәрәкәт аппараты чирләре булган кешеләргә файдалы. Ирек мәйданы |