ИПОТЕ’КА и. гр. икът. 1) Ссуда алу өчен күчемсез мөлкәткә (җиргә, корылмаларга һ.б.) салынган заклад 2) Закладка салынган күчемсез мөлкәт бәрабәренә банк тарафыннан бирелгән акча (ссуда, кредит). Бүген хөкүмәт тәккә фатир өләшми, бүген ипотека заманы, кызчык. Н.Гыйматдинова. Дәүләт социаль ипотекада катнашучыларга торакны бурычка еллыкның җиде проценты күләмендә түләү шарты белән бирә. Юлдаш. «Татнефть» ипотека кредиты буенча республика торак төзү программасында катнашучылар арасында төп урынны биләп торучыларның берсе булып санала. Мәдәни җомга |