ИПЛЕЛЕК и. Ипле (1 – 4 мәгъ.) булу. Картны озаткач, өйдә ямь калмады. Элек --- өйдә ниндидер иплелек, пөхтәлек, бөтенлек сизелеп тора иде. М.Мәһдиев.– Менә бәрәңге дә өлгерде, җитешегез, – диде [Заһидулла абый]. Һәм өстәл янына ничек тыйнак килгән булса, шундый ук иплелек белән китеп тә барды. Р.Мөхәммәдиев. Тотнаклылыгы, иплелеге өчен өлкәннәр аны һәрдаим мактадылар. Ә.Моталлапов |