ИПЛЕ с. 1. 1) Файдалану, куллану өчен җайлы, уңайлы булган. Яр буенда ак көймәләр, комлыкта ипле ятаклар... М.Маликова. Телебез өлкәсендәге уяныш хакында дөрес әйттегез. Аның ипле сүзләрен, күптәннән килгән терминнарын кайтару – яшәү көчен үстерү дигән сүз. Мәйдан. Ипле кроссовкалар кигән егетләр җитез булалар. Ирек мәйданы 2) Кулай, җайлы, уңайлы; яраклы. Узган ел табыш зур булды, җәй ипле килде. М.Мәһдиев. Көн буе механизаторларны ашатып йөреп, ул үзе дә, аты да өшәнгәннәр, талчыкканнар. Ә монда – имән ышыгында – ипле иде. Ә.Гаффар 3) Әйбәт, яхшы мөгамәләле; җайлы, күндәм, эш итәргә җиңел. Хуҗалары да бик тыныч холыклы, иплеләр. Х.Камалов. – Мондый чакта бик файдалы бер дәвасы бар аның, – диде Кәүсәрия. – ...Әйбәт кенә, ипле генә, сөйкемле генә бер кеше белән сөйләшкәләп йөрү яхшы. М.Маликова. Иң мөһиме, әлбәттә, Даянның ипле холык-фигыле. Күндәм, сүз тыңлаучан. Х.Камалов // Яхшы, әйбәт мөгамәләле, ихтирамлы. Даладан миһербан көтеп булмый, иң башлап ипле мөнәсәбәт киәк аңа... М.Хуҗин 4) Тормыш өчен кулай, файдасы тиярлек, төшемле. Ипле урынга урнашу 5) күч. Булдыклы, һөнәрле. Авыл ипле, эшчән, гыйлемле, --- аяклы мал кадерен белүче татар ирләре һәм аш-суга оста, --- чибәр татар хатыннары белән дан ала башлады. З.Зәйнуллин 6) күч. Төз, зифа; матур. Буйга озын булганга, Филизәнең --- костюм кигән нык, ипле сыны Фидая янында шактый калкып тора ---. М.Маликова 7) күч. Матур яңгырашлы, аһәңле. Мөхәммәтхан өч ел буе концертларда катнашып килде, аны, ни өчендер, әллә тавышы моңлы, әллә үзе тыйнак булганга, өчпочмаклап тезелгән хорның башына --- чыгарып бастыралар, һәм ул --- салмак, ипле тавыш белән башлап җырлый иде. М.Мәһдиев 2. рәв. мәгъ. 1) Тиешле хәлгә китереп, уңайлы итеп. Кичтән ятып, иртәнгә кадәр шулай ипле ял итүне күптән оныткан иде инде. Р.Вәлиев. Чәчләре ипле ятсын өчен, иртәләрен башына челтәр дә бәйләп куя торган иде ич ул [әти] ---. А.Алексин 2) Җайлап, яхшылап; әйбәт кенә. Безнең «әңгәмә» ни белән беткән булыр иде, билгесез, ләкин каяндыр килеп чыккан сакчы: – Ипле генә сөйләшегез – дип, икебезне ике якка аерды. Ф.Яруллин. Илле яшьләрдәге бу агайның минем белән бик җайлап, ипле иттереп сөйләшүенә хәйран калып, дөньямны онытып утырам. Г.Ахунов. – Моннан күп еллар элек, – дип башлады Саниятти, арбадагы йомшак печән өстенә ипле генә менеп утыргач. Р.Мөхәммәдиев 3) күч. Каты итеп. [Матрос] Надзирательнең кабыргасына шундый ипле итеп утыртты: теге тынын да ала алмыйча, бөгәрләнеп, коридор идәненә ауды. Г.Гобәй 4) Әйбәт, яхшы. – «Ашлы семья» дип тә әйтәләр, – ди Аркадий Владимирович, миңа кушылып. – Таза эшлиләр, ипле ашыйлардыр. М.Рафиков 3. и. мәгъ. Уңган, һөнәрле кеше. Эш иплене ярата. Мәкаль. [Нәүширван абзый] Кырынмаган караңгы чыраен күтәреп кычкырып җибәрде: – А-ай, ипледән ипсез туган! Телләшә тагын! М.Галиев |