ИПЛӘШҮ ф. 1. 1) Нинди дә булса шартларда уңайлы, җайлы итеп урнашу. Барысы да, Хәйдәрне уртага алып ипләшеп утыргач, тынып калдылар. Г.Минский 2) Нинди дә булса мохиткә, берәр нәрсәгә җайлашу, яраклашу. Юк, куркаклык бүтәннәрнекеннән артык түгелдер, ә менә яраша, ипләшә алмау миндә артыгы белән иде. Х.Камалов. Монда төп конфликтлар – бер-берсенә охшамаган ике кешенең бер-берсенә ияләшү, ипләшү конфликтлары, ике төрле «мин»нән «без» дигән бер система оешу авырлыклары. Тигез гомер итегез! 2. и. мәгъ. Берәр нәрсәгә, мохиткә җайлашканлык, яраклашканлык. [Бу] Шаяру да, ипләшү дә, коры тәкәбберлек тә түгел. Ф.Хөсни Ипләшә башлау Ипләшү хәле сизелү Ипләшә бару Акрынлап, аз-азлап ипләшү Ипләшә төшү Берникадәр ипләшү Ипләшеп бетү Барысы да, тулысынча ипләшү |