ИПЛӘ’Ү ф. 1. 1) Ипле итү, уңайлау, җайлау; тәртипкә китерү, рәтләү. [Атаян] Кәгазьләрен катыргы эченә ипләде дә, беләге белән кочаклап, бухгалтерлар бүлмәсенә кереп китте. Х.Камалов. Дима чалкан ятты, озынча бармаклы арык кулларын баш астына ипләде һәм усал, төпсез кара күлдәй күзләрен түшәмгә төбәп, үзе сөйләшә башлады. А.Гыйләҗев. Үзе [немец малае] сумкасын ипләде. С.Шакир

2) Урыныннан кузгалган яки тәртибе чуалган нәрсәне билгеле бер тәртипкә китерү, төзәтү. Исәнлегенә өмет юкмы дигән кебек, яңа гына җан биргән Шәңгәрәйнең кулларын, күкрәкләрен карыйлар, ике үлекне дә иплиләр... Г.Ибраһимов

3) Ватылган, җимерелгән нәрсәне төзәтү, көйләү, төзек хәлгә китерү. Арт тәгәрмәчнең чыгып китүен һәм аны ипләп байтак кына вакыт уздыруны исәпкә алмаганда, Тирәкле авылына нәкъ вакытында --- килеп җитте[к]. Ф.Хөсни

4) Берәр үлчәүгә, формага, калыпка яраклаштыру. Стиль кытыршылыкларын ипләү

5) күч. сөйл. Нинди дә булса уңайсыз хәлдән, халәттән арыну. Кунаклар озак юл килә-килә бик ачыкканнар һәм көйгәннәр иде. Шуңа күрә дә алар чәй янына утыруга бигрәк тә тамак ягын ипләргә керештеләр. С.Җәлал

6) күч. сөйл. Нинди дә булса максат белән берәр кешене үз ягына карату; ике арада уңай мөнәсәбәт урнаштыру. Нишлисең бит, сүзең үтмәгәч, Йөз баш сарык белән нэпман чөйләп ипләгәч! М.Җәлил

2. ипләп рәв. мәгъ. 1) Иркенләп, ашыкмыйча, җиренә җиткереп. Зыя, яткан җиреннән баш калкытып, дивардагы сәгатьне карады да, --- киенеп, юынып, кичә бетерә алмаган эшенә үзе белән алачак әйберләрне сумкасына ипләп тутырырга тотынды. Г.Ибраһимов. Безнекеләр, рәхмәт әйтеп тормыйча, алларына төшкәнне бик эшлекле кыяфәт белән ипләп кенә сыпыра бирделәр. Ә.Еники

2) Сак кына, саклык белән. [Хәйри:] Кеше күрмәсен, ындыр артыннан ипләп йөрегез. Г.Ибраһимов. Башта бер арбага палас җәйделәр, мендәр куйдылар, аннары әбинең иске юрганга ураган гәүдәсен өч кеше ипләп кенә күтәреп чыгарып салдылар. Ә.Еники. ...Харис Җәүһәрияне үзе генә күтәреп чыгармакчы иде. Ләкин ул бик авыр тоелды. Тезе астыннан Саша тотып алды. – Җайлап... Ипләп... – диде Харис. М.Маликова

3) Җайлап, йомшак кына; илтифат белән. Без, картлар, ипләп сөйләгәнне яратабыз. Ш.Камал // Аңлаешлы итеп, әйбәтләп, рәтләп. Ипләп әйт, җиңги: кем харап булды? Г.Ибраһимов. Тукта әле, агай-эне, ипләп кенә сөйләш! Ш.Камал

4) Игътибар белән; яхшылабрак. Менә Насыйп иптәш калсын, ул сабыр кеше, ипләп карар, тикшерер. Г.Ибраһимов

5) Тәртипле генә, акыллы гына; сакланып. Бик чибәрсең, ипләп йөри күр инде, туганкаем, арттан иярергә генә торган ир-ат күп ул! В.Җиһаншин

Ипли төшү Бераз, берникадәр ипләү, иплерәк итү. [Ул] Баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә станциягә таба китеп барды. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә