ИПЛӘНҮ ф. 1) Ипле итеп урнашу, үз урынын табу. Суыткычлар да гади түгел, берсе – финнардан, икенчесе Алжирдан килгән. Шешәләр тартма-тартма кереп ипләнәләр. А.Гыйләҗев

2) Нәрсәгә дә булса күнегү, ияләшү, җайлашу, яраклашу. Ә минем, ичмасам, һич кенә дә исем китми. Юк, дөрес сүз түгел бу. Шулай ук, кемгәдер ошарга тырышып, тормышка ипләнергә азаплану да түгел. Ф.Хөсни. Әкрен-әкрен ул [Рауза] күнегә барды, куркулары басыла төште, йөрәге ипләнде, --- үз-үзенә ышаныч беләнрәк яши башлады. Г.Мопассан

3) Үзен-үзе рәтләү; ясану, төзәтенү. Матур итеп киенү, ипләнү

4) күч. Уңайланып китү, характеры әйбәтләнү; җайлылану

Ипләнә башлау Ипләнү юлына басу

Ипләнә бару Торган саен ныграк ипләнү

Ипләнә төшү Бераз ипләнү, иплегә әйләнү. Батареядагы мөнәсәбәтләр әкренләп тигезләнә, ипләнә төште. Х.Камалов

Ипләнеп бару Акрынлап, аз-азлап ипләнү. Тормышыбыз ипләнеп бара. Т.Галиуллин

Ипләнеп бетү Тәмам, тулысынча ипләнү. Менә бу фикерләргә дә игътибар итсәк, бу кушымчаларның килешләр арасында күрсәтелүләренә, аларның анда ипләнеп бетмәүләренә гаҗәпләнергә бер дә урын калмый. Г.Алпаров

Ипләнеп килү Әкренләп, аз-азлап ипләнү, ибен таба бару. – Ничегрәк соң? – дип, Мостафин замполит хакында нидер белергә теләгәндәй сорады. – Ярыйсы. Солдатлар белән дә ипләнеп килә. Х.Камалов

Ипләнеп китү Кинәт ипләнү, ниндидер сәбәп, этәргечтән соң ипләнү. Балабыз да көпә-көндез, илдән качып, читләрдә себерелеп йөрми. Отыры ипләнеп, акыллыланып кына китте. М.Фәйзи. --- әтисе малай көткән, әмма кыз тугач, әнисеннән суынып йөргән. Аннары, әнисе малай тапкач, ипләнеп киткән, шатлыгыннан нишләргә белмәгән. Х.Камалов

Ипләнеп кую к. ипләнеп китү. --- тәти бирәм, дигәч, ипләнде дә куйды егет. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә