ИПИ-ТОЗЛЫК рәв. сөйл. 1. 1) Ашарга-эчәргә генә җитәрлек. Күрше Мотыйгулла аена йөз иллене каерып ята, ә миңа ипи-тозлык: нибары сиксән тәңкә. З.Вәли

2) Аз-маз гына. Араларыннан ничә кеше татарча белә дип уйлыйсың? Алтысы... Калганнары ипи-тозлык кына сукалый. Р.Вәлиев. --- кайберләре үзләре дуслык визиты белән барасы халыкның телен ипи-тозлык кына түгел, хәтта үзара шаярышырлык дәрәҗәдә үзләштерергә өлгерделәр. А.Хәсәнов

2. с. мәгъ. күч. 1) Аз-маз булган. Бүгенге көндә җәмгыятебезнең барлык катламнарында ипи-тозлык белемнең дә --- бик түбән дәрәҗәдә булуы очраклы күренешме? Идел

2) күч. Бик аз, ачтан үлмәслек. Ярлыларда исә тәрбия бирүгә ихтыяҗ «үзенә ипи-тозлык эшли алса ярый» дигән гади генә ихтыяҗга кайтып кала. Сөембикә

Ипи-тозлык белү сөйл. к. ипилек-тозлык белү. Манкорт татар туган телен белми, Урысчаны белә ипи-тозлык. Г.Афзал. Ипи-тозлык сукалау сөйл. к. ипилек-тозлык белү. – Таштимер әкә, сез таҗикча беләсезме? – Ипи-тозлык сукалыйм. Т.Әйди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә