ИПИ-ТОЗ җый. и. к. икмәк-тоз. Аклар килүен ишетү белән, Рәхим бай капканы ачарга әмер бирде, --- казаклар белән исәнләште, ипи-тоз чыгарттырды... М.Хәбибуллин. Ләйлә беренче тапкыр очрашканда ук үз укучыларына шулай аңлатып куя: – Беренче курсны тәмамлагач, сезне бик еракларга илтеп ташларга була, сез инде адашып йөрмәячәксез, ачтан үлмәячәксез. Ипи-тоз сорап алырлык, юл сорарлык сүзләр беләчәксез... М.Маликова. Чигүле сөлге өстенә салып ипи-тоз китергән Хәбра картны гына кибитка янына җибәрделәр. К.Нәҗми

Ипи-тоз белән (каршылау) к. икмәк-тоз белән (каршылау). [Мансур Хуҗиевич:] Ташла, ипи-тоз белән каршы алмасларын чамалагансыңдыр. М.Маликова. Кара туфраклы, куе калын чирәмле аэропортта безне чәчәкләр, җыр, милли кием, ипи-тоз белән каршы алдылар. М.Мәһдиев. Халкыбыз гомер-гомергә кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән каршылаган. Мәдәни җомга. Ипи-тоз, матур кыз «Сый-хөрмәт, күркәмлек – бар да бар» дигән мәгънәдә кулланыла. Ипи-тоз, якты (ачык) йөз Кадерле кунакларны, хөрмәткә ия кешеләрне барынча сый-хөрмәт, ихтирам белән каршылап әйтү. ...Җәлүк бабай кунакларны, ипи-тоз, якты йөз дигәндәй, җылы гына каршылады ---. Э.Касыймов. Дөрес, киленебездән зарлана алмыйбыз. Ипи-тозы, ачык йөзе өчен хуҗага рәхмәтләребезне әйтик тә өйләргә таралышыйк, – [диде Каюм]. Г.Шәрипова. Ипи-тозын, якты йөзен кызганмый, кулыннан килгәнчә сый-хөрмәтен күрсәтә. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә