ИПИ-СӨТ җый. и. Ипи һәм сөт азыклары; көндәлек ашау-эчү ризыклары. Күршеләре кибеттән ипи-сөтен кайтарып бирәләр, тик менә юындыру ягы читен. М.Маликова. Ибрайның үз гомерендә чабатадан чыкканы, ямаусыз кием күргәне юк, ипи-сөт күргәне юк. М.Мәһдиев. Әле бит безнең ипи-сөт алырга да акчасы җитмәгән пенсионерларыбыз да бар. Сөембикә |