ИПИЛЕК-ТОЗЛЫК рәв. к. икмәклек-тозлык (2 мәгъ.). Таһир ага русча ипилек-тозлык кына сөйләшә ала, Григорий шулай ук берничә авыз гына татарча сүз белә. Г.Галиев. Без «балаларны ипилек-тозлык кына булса да ничек итеп татар телендә сөйләшергә өйрәтергә икән соң» дигән борчулар белән яши идек. Н.Гыйләҗева. Отто исә телгә бик сәләтле, бик тиз отып ала, инде ипилек-тозлык немецча сөйләшә башлады. Х.Камалов

Ипилек-тозлык (кына) белү Икенче бер телне төпле рәвештә өйрәнмичә, бераз аңлашырлык кына сөйләшә белү. Караңгы авылдан соң зур калага эләккән, русча ипилек-тозлык та белмәгән «татарчонок»ның хәле нинди икәнен язмасам да чамалыйсыздыр инде. Г.Әпсәләмов. Бу татар, әйткәнемчә, урысча ипилек-тозлык та белми иде. А.Гыйләҗев. --- татарчаны бөтенләй белмәгән яки ипилек-тозлык кына белгән персонажларыбыз кайвакыт язучыларыбызны да кызыктырырлык тел белән сөйләшеп, безне хәйран итәләр. Х.Сарьян. Ипилек-тозлык (кына) сукалау к. ипилек-тозлык (кына) белү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә