ИПИЛЕК с. 1. 1) Ипи өчен әзерләнгән. – Аның кадәр ипилек ашлыкны урлар өчен, бик олы кесәләр кирәк булыр, – дип, энем Хәйдәр сүзгә кушыла. Ф.Яруллин

2) Ипи, азык сатып алырга җитәрлек. Аннары халыктан «ваучер» дигән кәгазьләрне ипилек акчага яисә бер ярты хакына җыеп, шулар бәрабәренә зур-зур завод-фабрикаларга хуҗа булу җае чыкты. М.Маликова. Бу рольне башкару миңа --- үземә һәм гаиләмә ипилек акча юнәтергә, шушы хәләл ипиемә, бик үк калын булмаса да, май ягып ашарга мөмкинлек бирә. З.Дәүлитов. [Хәмидә] Күз яшьләрен, әрнүен басып, теләнче сыман хурлана-хурлана, кемнәргә күпме бирәчәге барын, балага сөтлек, ипилек акчаны тагын кемнән сорап торырга мөмкин икәнен барларга тотынды. Асылъяр

2. и. мәгъ. 1) Ипи алырлык, ашарга алырлык чыгым. Мәнәх карт тагын көлде. Кәефе әйбәт иде, ахрысы: – Хә-әх, хә-әх, хәх! Өстәвенә, бай түләп җибәрсә ипилек, тозлык. З.Зәйнуллин. Спиридонычтан ун көн ашханәдә түләүсез ашарга дигән язу алып бирде, Купцовтан ике кило ипилек талон алып чыгып тоттырды. Т.Мөбарәков. Күпләр, өеннән бер тиен ярдәм алмыйча, стипендиягә яши, вокзалда йөк бушатып ипилек юнәтә. Казан утлары

2) Ипи пешерергә җитәрлек ашлык, он һ.б.ш. Без – бер төркем мәктәп балалары – --- коелып калган башакларны җыябыз. – Карагыз әле, малайлар, өчебезнекен кушсак, бер бөтен ипилек булыр бит, ә? – ди Өлфәт, кулындагы капчыкны селеккәләп. Г.Сабитов

3. рәв. мәгъ. Ашарга-эчәргә, тамак туйдырырга җитәрлек. Монда кайтарсалар да, аларны [колбаса, кызыл, кара уылдыкны] кем генә алып ашар икән. Ипилек тә рәтләре юк. Н.Әхмәдиев. Ул пенсия акчасы нәрсәгә җитсен, утына, газына, суына түләгәч, ипилек һәм тозлык кына кала шул. Мәгърифәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә