ИПИ и. сөйл. к. икмәк . Дусларча гына әйтәм: бөтенләй үк бушлай куя алмыйбыз, үзебез дә ипи белән тозда гына торабыз. Г.Шәрипова. Әти белән әни, безнең ипи сорап тилмергән күзләребезне күрмәс өчен, читкә борылалар. Ф.Яруллин. Бал корты «ипие»нең могҗизалы дип әйтерлек дәвалау сәләте турында халык табиплары искитмәле хәлләр сөйлиләр. Файдалы киңәшләр

Ипи ашатма Кемнең дә булса берәр нәрсәгә бик нык бирелүе, берәр эш белән ихластан мавыгуы турында («шул әйберсе яки эше булса, ашамый да тора ала» мәгънәсендә). Коптилов миңа пышылдый: – Федоренкога куш! Ипи ашатма – илләмә чыгыш ясарга ярата инде. З.Зәйнуллин. Ипи әгәр «Изге ипи белән ант итәм» мәгънәсендә кулланыла. Карыйм декабрь кичендә, Үпкәм зур декабрьга, Юк, ипи әгәр, онытмам Кергәнче шул кабергә. С.Хәким. Ипидер, ипиемдер сөйл. к. ипи орып үтерсен. Егетләр, оттым менә, ипидер, оттым! А.Расих. – Үзең яраткан кешеңнең балалары да минем өчен газиз булыр. Ышан. Ипидер, – диде егет. Р.Кәрами. Рәхимҗанның эчтән кайнап бәрелгән сулышы иренен пешерде. – Ипидер, әйтмәде. Ул кеше бу дөньяда рәхәт күрмәс, кенә диде. Н.Гыйматдинова. Ипидер газим к. ипи әгәр. Садыйк агаегыз, әгәренки исән калса, ипидер газим, менә дигән рәссам булачак егетнең әйберләренә карап, аны ихлас күңелдән исенә төшерәчәк. Ш.Рәкыйпов. Ипидер менә к. ипи әгәр. Кичәге «шуклыкларын» онытам --- һәм дустыма үтә мөһим хәбәр җиткерәм: – Бүген төнлә гел синең тавыш колакта, малай, ипидер менә! Н.Гыйматдинова. Сыңар бөртек ярмага да кагылмам, ипидер менә, кояштыр! Р.Ишморатова. Ипиенә май сөртеп тору Куштанлану, ялагайлану. Ипи йөзе(н) (чыраен) күрмим к. икмәк чыраен күрмим. Синең алда намусым чиста, Алмаз Борисович, шөкер! Менә шушы ипинең чыраен күрмим... Х.Камалов. – Беркемгә дә әйтмәдем. Беркем дә белми. Кичер мине, Зөфәр, кичер. Ипи йөзен күрмим менә... Кәнзел, елар дәрәҗәгә җитеп, ант артыннан ант итте. М.Хәбибуллин. Ипи орып үтерсен Сүзнең дөреслегенә, вәгъдәсенең үтәләчәгенә ышандыру өчен ант итеп әйткәндә кулланыла. Ипи орып үтерсен, әгәр алмыйча китсәм. Ф.Хөсни. Ипи өсте к. икмәктер. Ипи савыты гади с. к. ипи шүрлеге. – Нәрсә дип ипи савытыңны кыегайтасың? – диде Сәхи, үпкә белән. Кыз аны аңлап җиткермәде бугай, аптыраулы караш ташлады. – Шушы ак чырайлар кешечә сөйләгәнне аңламаслар инде. Нигә авыз ерасың, дип әйтәм мин сиңа. Ф.Яруллин. Ипи салган көнне ачтан үлгән 1) Үтә саран, хәтта үзеннән дә кызгана торган кеше турында әйтелә; 2) Соң дәрәҗәдә булдыксыз кеше турында көлеп әйтелә. Ипи салу Ипи пешерү. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. М.Мәһдиев. --- авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде: – Хәбирнекеләр ипи салып яши... М.Мәһдиев. Ипи тотып ант итү к. ипи орып үтерсен. – Зинһар, гафу ит, брат, гомер ишетмәссең, каберемә керсәм дә ишетмәссең андый сүзне. Ипи тотып ант итәм менә, ике күзем чәчрәп чыксын! – диде Кәнзел. М.Хәбибуллин. Гөлзада ипи тотып ант иткән: «Сәйфикәем, бу хакта авыз ачып сүз әйткәнем юк, әле Аллага шөкер, яшьләрдән ким кыланмыйсың», – дигән. Ф.Сафин. Ипи черетеп яту Вакытны, акчаны әрәм итү. Юкка ипи черетеп ятасыз сез, егетләр. Ф.Кәрим. Ипи черетү к. ипи черетеп яту. Ипи черетүче кимс. Вакытны, акчаны әрәм-шәрәм итүче, кулыннан эш килмәүче булдыксыз кеше. Ипи чырае күрмәү 1) Ач булу, ачлыктан тилмерү. Моңарчы ипи чырае күрмәгәннәр җитеш тормыш белән яшәячәк! Х.Камалов; 2) Сүзнең дөреслегенә ышандыру өчен ант итеп әйткәндә кулланыла; кояштыр, валлаһи. Ипи шүрлеге гади с. Авыз. – Азман --- анаңны эт ялагыры!.. Яп инде шул ипи шүрлегеңне! – дип кычкырып җибәрде Мунча Миче. З.Фәтхетдинов. Күрсәләр – ипи шүрлегенә эләгә, күрмәсәләр – бөтен көн минеке. Ф.Хөсни. Ипи шүрлегенә менеп төшү гади с. Авызга сугу. Шул арада Хираҗның ипи шүрлегенә дә менеп төшәргә өлгерде ул [Гыйльметдин]. Ф.Сафин. Закировта ул мактанчыкның ипи шүрлегенә менеп төшү теләге уянды. З.Фәтхетдинов. Син, тилекәй, сүзеңне үлчәбрәк сөйлә. Икенче берәү әйтсәме, момент – мин аның ипи шүрлегенә менеп төшәр идем. Ф.Сафин. Ипи шүрлегенә тамызу к. ипи шүрлегенә менеп төшү. Ипи шүрлеген җимерү гади с. Авызын сугып җәрәхәтләү. --- берничә егет Тәүфикъны ике яктан тотып торалар, ә ул алар кулыннан читкә талпына иде: «Ипи шүрлеген җимерәм әле мин аның!» М.Маликова. – Печелгән ул. Печелгән тәкә! – дип көләләр. Шундыйлардан бер-икесенең ипи шүрлеген җимергәч, тындылар тагын. Р.Сибат. Ипи шүрлеген талкан ясау гади с. к. ипи шүрлеген җимерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә