ИП и. 1. 1) Нәрсәнеңдер җае, уңае, көе, рәте. Илдә ип бар чакта әйбәт кенә яшәгән ул [Семён]: заводта слесарь булып эшләгән, өйләнгән, квартир алган. М.Маликова 2) сөйл. Як, тараф, юнәлеш. Идел каргасы – Идел ибенә, Җаек каргасы Җаек җаена очар. Мәкаль 3) иск. Нәрсә дә булса эшләү уе, теләк; шул уй-теләкне тормышка ашыру максатында эшчәнлек. Красноярдагы ошбу дүрт-биш татар-төрек баласы үзләренең алдагы көннәрен яхшырту ибенә кереш[әләр]. Шура 2. рәв. мәгъ. Җай белән, уңайлап, тәртипләп. Шәйдулланың фикерен җайлап-сайлап кына Галләмгали агай куәтли. Монысы җай белән, ип белән. М.Мәһдиев. «Бишек» менә һавага Талгын гына, ип кенә... Ә.Маликов. Әткәй кулына җайлашып беткән кораллар минем кулга да ип килеп тора. Х.Сарьян 3. с. мәгъ. сир. Җайлы, уңайлы, ипле. Бу әйбер бик ип. Ип кеше ◊ Ибен китереп Бөтен нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен тиешенчә исәпкә алып, тәртибен белеп, ипләп, җайлап (эшләү турында). Ипкә керү к. ипкә килү. Башына тай типмәгән булса, өйләнгәч ипкә керер әле. Г.Камал. Ипкә килү 1) Җайлану, уңайлану, тәртипкә салыну, рәтләнү. [Искәндәр:] Эшләр бер дә ипкә килми. Ни эшләтергә инде бу кызны... М.Фәйзи. Минем хәлем бу сукыр карт хәле түгел ләбаса. Аяк, быел булмаса, яренгә ипкә килер. Б.Камалов; 2) Холык яхшы якка үзгәрү, көйләнү, җайлану. Бер ипкә килмәссеңме дип, әле дә биш ай кадерләп йөрттем [сине]. М.Фәйзи. Әмма Андрейның әкренләп җайга, ипкә килә башлавын Настёна күреп-сизеп торды... В.Распутин; 3) Сүз тыңлау, берәр нәрсәгә күнү. Коммуна төзү мәсьәләсенә килгәч, Хәйбулла киреләнде дә китте. Һич ипкә килми. Артель, ди, вәссәлам! Ш.Камал. Ипкә китерү 1) Ватылган, бозылган нәрсәне төзәтү, ипләү; 2) Берәр эшне юлга салу, рәтләү. Ниһаять, Талиянең әле рәсми, әле ипле-ягымлы яңгыраган тавышы ике ирне дә ипкә китерде, тын калдырды. Г.Галиева; 3) Кемне дә булса үз ягына күндерү, көйләү, күңелен табу, җайлау. --- Әнәс аны нык иярләгән иде, ике яктан касыгына үкчәләре белән тибеп, Зәйтүнне бик тиз ипкә китерде. А.Гыйләҗев. Ипкә китерүдән өмет өзеп һәм Йосыф белән Зәйнәпне тәмам «юлдан яздыруыннан» куркып, Хөсәен олы улы Газизне өеннән куып чыгара. Әдәбият. Ипкә салу Берәр эшне көйләү, рәтләү. Ипкә утыру к. ипкә килү (2 мәгъ.) Педагогия нормаларына сыйдымы, сыймадымы бу, ләкин «чыбыркы» телендә шушы сөйләшүдән соң, малай сизелерлек ипкә утырды. Ф.Хөсни |