ИОРДА’НИЯЛЕ и. 1) Көнбатыш Азиядәге зур булмаган мөселман дәүләте Иорданиядә яшәүче төп халык һәм шул халыкның бер кешесе. Өлкән яшьтәге иорданияле Уим Хәтим ире белән «теге дөньяда очрашмас өчен» аерылышырга карар кыла. Юлдаш 2) Чыгышы белән Иорданиядән булган, Иорданиягә бәйле. Күчмә кабиләләрдән чыккан иорданияле гарәпләр һәм палестиналы гарәпләр – Иордан елгасының Көнбатыш ярыннан килгән эмигрантлар. Сөембикә |