ИО’Н и. гр. физ. Уңай яки тискәре корылган атом яки атомнар төркеме. Индий атомы, германий атомнары белән бәйләнешкә кергәндә, дүрт валентлы элементка әверелергә омтыла һәм германий атомының бер электронын үзенә алып, тискәре ионга әверелә. Р.Шаһморатова. Ионнар – атомнарның электроннарны бирү яки аларны үзләренә китереп кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән корылмалы кисәкчекләр ул. Химия. Гадәттә, тышчаның ике ягында ионнар концентрациясе бертигез булмый: җепсел эчендә натрий һәм хлор ионнары тукыма сыекчасындагыга караганда 10 тапкыр азрак, аның каравы калий ионнары 20 тапкыр күбрәк. Кызыклы физиология |