ИОД и. гр. 1) хим. Кара соры төстә металлик ялтыравыклы кристаллар рәвешендәге химик элемент, йод. Иод эремәсе яфракның төсен үзгәртми. Биология. Диңгез суүсемнәреннән иод, калий тозлары, --- һ.б. алалар. Ботаника. Әлеге минераль суның составында биологик актив матдәләр – бром, иод, хлор, кальций, күкерт, микроэлементлар бар. Мирас

2) Медицинада куллану өчен шул кристалларның спирттагы эремәсе. Ярага иод сөртү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә