ИҢҮ ф. 1. 1) Чокырланып җиргә батып керү, батып китү, бераз, берникадәр сеңеп тору. Әмма йорт, келәт, абзар-лапаслар бик тә иңгәннәр иде. М.Хуҗин. Аскы каттагы тәрәзәләре җиргә иңә башлаган, --- мунча, тыштан караганда, бер кешене дә җәлеп итәрлек түгел. Ф.Латыйфи. Йорт, кояш ягына таба кыйшаеп, җиргә иңгән. Н.Хәсәнов

2) Уелып керү, чокырланып тору, чокыр хасил булу. Комбинезон кигән, тешләре төшүдән яңаклары иңгән ябык ир куркып калды. М.Мәһдиев. Алинә, туктап, Айсылуны кабер янына алып керә, дәшми генә утыргычка иңәләр. Х.Ширмәт. Бу тирәләрнең җире, бозлык чорында калын боз катлавы басып торганлыктан, аска иңгән булган ---. А.Муранов // Чокыр сыман урын хасил итү. Шунда, абзарның караңгы почмагында, сыер таптый алмый торган корырак урында мин ниндидер батынкылык күреп алдым. Бу ни хәл тагын? Әллә гасыр буе торган абзар астында җир иңә башлаганмы? Р.Фәизов // Аска таба сеңү, басылу. Иргали, җиргә иңеп керергә теләгәндәй, окоп кырыена тагын да ныграк елыша төште. М.Хәсәнов // Авырлык көче белән өслектән төпкә төшеп китү. Вышка артыннан ук, лебедка, ротор, трослар һәм культбудка урнаштырылган тимер чаналарын өстерәп, өч-дүрт трактор да баржага керде. Гаять зур баржа күзгә күренеп суга иңде. М.Хәсәнов

3) сөйл. Офык артына төшеп күмелү, баю. Кояш иңгән, тышта караңгы төшеп килә. Ш.Камал // Килү, җитү, башлану. ...Яз килде, өстенә тынгысыз төн иңде. А.Гыйләҗев

4) Күктән төшү. – Әйе шул, – диде фрау Берна. – Кайчак мин «Тәүрат»ны ачам дә Раббыбыздан иңгән васыятьләрне укыйм. Т.Әйди. – Сез, райком инструкторы була торып, ничек мондый фикерләргә килә алдыгыз соң? – Алар, ничектер, үзләреннән-үзләре иңә миңа. Гел көтмәгәндә югарыдан әйтәләр. Ф.Садриев. – Син сизәсеңме өстән иңгән нурны? – дип, аның [Ленизаның] башын сыйпады Герман. – Ул [Илаһи] безне хуплый! М.Маликова

5) диал. Билгеле бер күренеш, төс алу, билгеле бер рәвешкә керү; берәр нәрсәгә икенче нәрсә кушылу, йогу (төс, буяу турында). --- бөтен тау битен каплап киткән урман да, инде карасу яшел төс иңеп, ап-ачык күренә иде. Х.Сарьян. Йөзенә зәгъфран сарысы иңгән Зөлхия бер иртәне, ничектер, җиңеләеп, яшәреп киткәндәй, Надыйр белән Айзирәне үз янына дәшүләрен үтенде. Р.Мулланурова. Берничә минуттан аның --- мәетнеке төсле ак чыраена сизелер-сизелмәс кызыллык иңгән иде. Ф.Садриев

6) күч. Ишетелү, барып җитү. – Иптәш өлкән лейтенант, сезне штабка чакыралар, – диде кинәт иңгән ирләр тавышы. М.Юныс. Зөһрә бакча уртасында туктап кала да, күктән иңгән тавышларны ишеткән сымак, бәбәкләрен күккә терәп тыңлап тора. Р.-Н.Гүнтәкин

7) күч. Билгеле бер кыяфәткә керү. Гөлниса апа Гөлүсәгә кул күтәрде... Коелыплар иңде бичара кыз, үкси-үкси, буылып еларга кереште. М.Хәсәнов. Канат иңде егеткә. Җегәр, гайрәт ташкыны килде. Р.Мөхәммәдиев

8) күч. Курку, көтү кебек киеренке хәлдән чыгу, тынычлану. Яралы баласы янында булгач, аңа җан иңде. Я.Зәнкиев. Габдрахман абый белән сөйләшкәннән соң, минем күңелгә тынычлык иңгән иде инде. Г.Ахунов. [Ананың] Күзләренә йокы кайтты, өйгә янә иминлек иңде. Р.Мөхәммәдиев

9) күч. Акыл керү, аңлылану. Йа Ходаем, күпме гомерләр күргәнем юк бит инде сине, Илдархан... Үзгәргәнсең, әзрәк буйга да үскәнсең бугай. Акыл иңгән сиңа. М.Хуҗин

10) күч. Берәр нәрсәнең тулысынча эченә үтеп керү; биләп алу, үзенә буйсындыру. Кар бөртекләре белән җиргә моңсу яктылык, талгын рәхәтлек тә иңә иде кебек. Р.Вәлиев. Бәхетсезлек чыккан йортка бәхет иңмәскә дигәндер инде... М.Галиев. Ирексездән, күзләре яңадан кысыла башлады Микәйнең. Күзләре кысылды, ә йокы иңмәде. Р.Мөхәммәдиев // Кешенең эчке дөньясына ниндидер борчу керү. Иргалинең йөрәге янә дөрселдәргә кереште, күңеленә янә шик, икеләнүләр иңде. М.Хәсәнов. Таң атса да, кояш баеса да, күңелгә тынычлык иңмәде, эзгә бастырып милиция килер сыман иде. Н.Гыйматдинова. Табын янындагы сүзләр азая, зират турысында сөйләшә башлауга, күңелләргә курку иңә. А.Гыйләҗев

2. иңеп рәв. мәгъ. күч. диал. Бик тирән. Башымны кую белән мин иңеп йокыга китәм. Ш.Әхмәдиев

Иңә бару Торган саен ныграк, тагы да арта барып иңү. Ә үзе, никадәр тырышса да, күзләренә иңә барган моңсулыкның торган саен тирәнәя генә баруын яшерә алмады. Г.Галиева. Кояш урман өстенә иңеп бара. М.Галиев. Гармун телләрендә, йөрергә яңа өйрәнгән мәче баласы кебек, чалый-болый атлаган бармакларга һаман саен ышаныч, ныклык иңә барды. Н.Әхмәдиев

Иңә башлау Иңергә тотыну. Урманда кар иңә башлаган, чаңгы юлы калкып чыккан. Н.Каштанов. Ә мин аны көз төсе иңә башлаган агачларның сафлыгы дип уйлыйм. Ш.Галиев. Тора-бара аның күңеленә битарафлык иңә башлады ---. Р.Вәлиев

Иңә төшү Тагын да бераз, берникадәр иңү. Мин күрмәгән тугыз-ун ай эчендә, картаеп, җиргә иңә төшкән бу йорт. Н.Әхмәдиев. Яшеллек эчендә җиргә иңә төшкән борынгы йортларның тарихын сөйләп бара. М.Галиев

Иңеп бару Торган саен ныграк иңү. Кояш иңеп бара ---. Б.Камалов. Мин чүкечне кысыбрак тоттым, һәм без эшләп киттек. Клепкалар, титан калайлары беркетелеп, иңеп бара. Н.Хәсәнов

Иңеп бетү Бөтенләй, тулысынча иңү. Марҗаның куены нигә шундый да тирән, шундый да кайнар ул? Ахияр да баш-аягы белән йотылды, иңеп бетте анда. Р.Зәйдулла. Бер, ике, өч, дүрт, биш... алтынчы өй безнеке. Түбә саламы каралып, иңеп беткән инде ---. М.Галиев

Иңеп калу Ниндидер сәбәпләр аркасында иңү. Урамда башын игән кое сиртмәләре моңаеп утыра. Иңеп калган кое бураларының өстен каплап, таш бастырып куйганнар. М.Галиев

Иңеп килү Аз-азлап, акрынлап иңә башлау. --- җәй буе кояш нуры һәм яңгыр тамчылары белән иркәләнгән яфракларга анда-санда саргылт төс иңеп килә. Р.Мөхәммәдиев. Ерактан шавы-гүләве ишетелмәгән дулкын булып, бөтен үзәнлекләрне колачлап эңгер иңеп килә. М.Галиев. Кояш баеган, караңгылык иңеп килә иде инде. Ф.Садриев

Иңеп тору Әледән-әле, ара-тирә иңү. --- мәҗүси гарәпләрнең аңына бер һәм бердәнбер Аллаһ турындагы идеяне сеңдерү пәйгамбәребезгә җиңел булмаган, шуңа күрә ара-тирә иңеп торган сүрәләр ярдәмендә аңа даими аңлату эше алып барырга туры килгән. С.Шәмси

Иңеп төшү Кинәт иңү. Кар таулары кайнар кояш нуры астында шул көнне үк иңеп төште. И.Гази. Мотыйк һаман кузгалмады. Аннары «лып» итеп утыргычка иңеп төште. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә