ИҢСӘ и. 1) Арканың иңбаштан һәм җилкәдән торган югары өлеше, ике иңбаш арасы. Шунда Фарсил: – Кеше ялгышмый тормый, Сәмәт. Хатаңны аңлагансың икән, молодец! – дип, Сәмәтнең иңсәсен кагып алды. З.Фәйзи. Безнең --- авылдашыбызның киң иңсәләрен киереп, бөркет карашларын еракларга текәп төшкән рәсемнәрен газеталарга басып чыгарганнар. Р.Фәизов 2) Киемнең шул турыдагы өлеше 3) к. иңбаш. Бик җаваплы заказлар гына кабул итә торган кисүчеләр иңсәләренә үлчәүләрен салды ---. Р.Мөхәммәдиев. Бервакыт алданрак барган Кәримнең иңсәсенә ике чәүкә килеп кунды. З.Фәйзи. Диләрә көзге каршына басып бөтерелеп алды да иңсәсенә сумкасын асты. Асылъяр 4) диал. Башның арткы йомры өлеше, баш чүмече. Ике көн иңсәләрем чатнап, хәтта намазга да чыга алмадым. Ш.Камал 5) Кием элгеч, киергеч. Алинә, --- кыюлыгын җыеп пәрдәне ачып җибәрсә, иңсәгә эленеп куелган үз күлмәген күреп шаккатты. Х.Ширмәт 6) тех. Рычагның (көянтәнең) терәк ноктасыннан алып, көч кую ноктасына кадәр булган өлеше. Бораулау иңсәләре, олеин кислотасы, модификатор, --- кебек продукцияләр илебездә бары тик Татарстан предприятиеләрендә генә җитештерелә. Казан утлары ◊ Иңсәләрен җыеру к. иңбашларын җыеру. Иңсәләрен сикертү к. иңбашларын сикертү. – Син миңа бу хакта бер дә сөйләмәгән идең, – дип ризасызлык белдереп, Наталья иңсәләрен сикертте ---. Р.Мирхәйдәров. – Сәер кеше бугай син, – дип, иңсәләрен сикертеп алды егет. Р.Мөхәммәдиев. Казембек башын килешле итеп бер уңга, бер сулга ташлый-ташлый, иңсәләрен сикертеп, Сәидәгә таба килә иде. А.Каһһар |