ИҢРӘҮЛЕ с. Үзәк өзгеч, әрнеткеч. Иргалинең болай да чайпалырга торган күңелен пыран-заран китерү өчен җитә калды әлеге иңрәүле авазлар. М.Хәсәнов. Аның тавышына кыргый бер ялвару аһәңе үтеп кергән иде. Әйе, әйе, кыргый ялвару. Иңрәүле аваз. Б.Камалов. Сәгыйдәнең теле көрмәкләнде. Ул: «Алайса ник миннән йөз чөерәсең, нәрсә булды сиңа?» – дип, ачыктан-ачык сорамакчы иде, Хәкимҗанның иңрәүле тавышын ишеткәч, уеннан кире кайтты ---. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә